Рамазан Керим 2025. Удачный шәһәре ислам үзәгендә шәһәр күләмендә хатын-кызлар өчен ифтар мәҗлесе

Бүген, 9 мартта, Удачный шәһәре ислам үзәгендә шәһәр күләмендә хатын-кызлар өчен ифтар мәҗлесе узды.

Чара рәсми рәвештә Коръән аятьләре һәм шәһәр имам-хатибы Руфат хәзрәтнең Рамазан аеның фазыйләтләре турында кыска вәгазе белән башланып китте.

Бу айда үткәрелгән ифтарлар һәм тәравих намазлары мөселманнар арасында бердәмлекне аеруча ачык күрсәтә. Чара барышында Рамазан аеның әһәмияте һәм гаилә тормышында диннең роле турында чыгышлар ясалды. Руфат хәзрәт үзенең вәгазендә изге айда бердәмлекнең һәм гыйбадәтнең кыйммәтен ассызыклап үтте.

Ханымнар ифтарга балалары белән килгән иде. Бу күренешкә сокланып, Руфат хәзрәт: «Балаларның шат авазы мәчеткә ямь өсти, күңелгә җылылык бирә һәм киләчәккә зур өметләр уята,» – дип билгеләп үтте.

Чарада катнашкан ханымнар мәчет җәмәгатенең актив өлешен тәшкил итә. Алар ифтарларда гына түгел, мәчет эшчәнлегенең төрле юнәлешләрендә дә катнашалар. Мондый чаралар яшь буынга ислам кыйммәтләрен тапшыруда мөһим роль уйный.

Ифтар тәмамланганнан соң, катнашучылар ахшам намазын бергәләп укыдылар. Бу күренеш ислам үзәгенең мөселманнар тормышындагы әһәмиятен тагын бер кат раслады.

Удачный шәһәре ислам үзәге ел саен мондый чаралар оештыра, һәм алар шәһәр мөселманнарын берләштерүгә хезмәт итә. Рамазан аеның мөбарәк көннәрендә үткәрелгән бу ифтар – шәһәр мөселманнарының рухи бердәмлеген күрсәтә торган матур мисал.

Аллаһы Тәгалә барыбызның да уразаларын һәм гыйбадәтләрен кабул итсен!

Вам может также понравиться...

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *